«Яшә, китап!»: китапханә сәгате (6+)

19 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Яшә, китап!» дигән китапханә сәгате уздырды.

урок 8 ф
1
3
2
4

Чара башында китапханәче балаларга китап «авырулары» турында сөйләде, алар игътибар белән тыңлады, шуннан соң әдәбиятны «дәвалауга» зур җаваплылык белән карады. Яшь китап сөючеләр бөкләнгән битләрне тигезләп куйды, карандаш белән билгеләнгән язуларны бетерде һәм ертылган урыннарны ябыштырды. 
Чара барышында балалар үз эшләренең мөһимлеген тойды һәм китапка сакчыл һәм пөхтә мөнәсәбәттә булырга кирәк, ә инде ялгыш ертылса, аңа шунда ук «ашыгыч медицина  хезмәте» күрсәтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде! Барлыгы 30 дан артык балалар китаплары һәм журналлары рәткә китерелде. 
Әлеге изге эшләр көне малайлар һәм кызларның исендә калыр һәм алар китапларның файдалы һәм кешегә кирәклегенә төшенгәндер дип ышанып калабыз.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: